Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте, «Йолдыз» шәһәр хәрби-патриотик программасы кысаларында яшь армиячеләр мәктәп отрядлары укучылары арасында үткәрелә торган «Диверсантлар эзләү» стратегик хәрби-спорт уены узды. Уен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.

Уенда 26, 29, 77 нче гимназияләр һәм 48, 5, 41, 10, 32, 38 нче мәктәпләрдән 9 команда катнашты. Һәр команданың баш командиры билгеләнде, ул ярышта катнашучыларның гамәлләре белән җитәкчелек итте. Бу уенда «кызыллар» командасы җиңү яулады. Барлык катнашучылар дипломнар һәм иганәчеләрдән татлы призлар алдылар.

Дүшәмбе, 27 май 2019, 16:51