Мы в социальных сетях

Казан шәһәрендә узган «Өченче яшь – 2019» IX республика пенсионерлар Спартакиадасыннан Чаллы пенсионерлары ике алтын медаль алып кайтты. Шәхси беренчелектә өстәл теннисы буенча ике алтынны Анатолий Семенов һәм София Киселева яулады.

Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланды, анда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан 495 кеше катнашты.

Чара Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм "Россия Пенсионерлар берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге эгидасы астында үткәрелде. Спартакиада партнеры булып Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тора. Өлкән буын спортның алты төре буенча көч сынашты: өстәл теннисы, катнаш эстафета, йөзү, дартс, җиңел атлетика һәм пуля ату.

Яр Чаллы шәһәре командасын ярышларның шәһәр этабында җиңүчеләр арасыннан 10 кеше тәкъдим итте.

Дүшәмбе, 27 май 2019, 17:08