Мы в социальных сетях

"Бөтенроссия финанс зачеты" проектын финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Үзәк банкы үткәрә. 29 майга кадәр Россия Банкы тарафыннан стратегик инициативалар агентлыгы һәм мәгариф ресурслары конструкторы белән берлектә оештырылган финанс грамоталылыгы буенча икенче зачет уза. 

Проектта катнашу бик гади. Сайтта теркәлергә һәм 30 сораудан торган онлайн-тест узарга кирәк. 23 сорауга дөрес җавап биргән катнашучы тестның уңышлы узуын раслаучы шәхси сертификат ала. Һәркем җибәргән хаталары буенча кире элемтә, шулай ук тест нәтиҗәләре буенча да очет алачак.

Сишәмбе, 28 май 2019, 14:52