Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының салым инспекциясендә җитәкче билгеләнде. РФ Федераль салым хезмәтенең 21.05.2010 ел, ММВ-10-4/690@ номерлы боерыгы нигезендә, бу вазыйфага РФ дәүләт граждан хезмәтенең 1 класслы киңәшчесе Диана Сәгетдинова билгеләнде.

Инспекция башлыгы Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин тәкъдиме буенча Михаил Мишустин тарафыннан вазыйфага билгеләнә.

Бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ольга Кузьмина билгеләнгән инспекция коллективына рәсми рәвештә тәкъдим итте.

Диана Наил кызы үзенең хезмәт эшчәнлеген 1998 елда салым органнарында башлый. 20 ел хезмәт итү дәверендә I категорияле юристконсульттан Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Федераль салым хезмәте башлыгы урынбасарына кадәр үтә.

Соңгы вакытта Диана Сәгетдинова инспекция башлыгы вазифаларын башкарды. Шул дәвердә инспекция нәтиҗәле эш күрсәтте һәм республикада алдынгы позицияләргә чыкты: 2017 ел белән чагыштырганда 2018 елда салым түләүләре 17% ка артты, салым тикшерүләре нәтиҗәләре буенча өстәмә исәпләнгән түләүләр суммасы - 15%ка.


Сишәмбе, 28 май 2019, 15:52