Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Пенсия фонды идарәсендә «Өченче буын Университеты» социаль проекты кысаларында компьютер белеме курсларын тәмамлау турында сертификатлар тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котлады һәм сертификатлар тапшырды. Үз чыгышында ул Яр Чаллының Өченче буын университетында укучы студентлар саны буенча алдынгы урында торуын билгеләп үтте. Проектны гамәлгә ашыру вакытында университетта 8 меңнән артык кеше белем алган.

Бу уку елында Өченче буын Университетында төрле факультетларда 334 кеше белем алган. Өлкән буын чаллылылар өчен компьютер белеме нигезләре, Финанс грамоталылыгы нигезләре, планшет белән эшләү, хокукый белемнәр мәктәбе, сәламәт яшәү рәвеше, бакчаны төзекләндерү һәм дизайн программалары, мәдәният һәм агарту, туган як тарихы, бию терапиясе программалары эшли. Киләчәктә сынлы сәнгать һәм чит телләр факультетларын ачу планлаштырыла.

Бу уку елында өлкән яшьтәге гражданнарга белем бирү һәм аралашу өчен Өченче буын университетының 11 сезоны старт алды.  Яр Чаллыда әлеге социаль проект «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге химаясе астында тормышка ашырыла һәм Чаллыда яшәүче өлкән буын вәкилләре арасында зур популярлык казана. Университетның девизы "Әлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү".

"Россия Пенсионерлар берлеге" иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге барлык теләүчеләрне дә Өченче буын университетына чакыра. Укуга аризалар яңа шәһәр 32/17 һәм 7/20 адресы буенча эш көннәрендә кабул ителә. Уку бушлай.

Сишәмбе, 28 май 2019, 16:18