Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга уку елы тәмамлану турында Яр Чаллы Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Сүз туендыручысын югалту сәбәпле иминият һәм социаль пенсия алучы 18 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге студентлар, укучылар турында бара. Әгәр алар уку йортын тәмамлауга бәйле рәвештә укуларын туктатсалар яки читтән торып укуга күчсәләр, бу хакта Пенсия фондына хәбәр итәргә кирәк. Моның өчен Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә тиешле гариза язарга кирәк. Әгәр студент нинди дә булса сәбәпләр аркасында уку йортыннан куылса (үз теләге белән, армиягә чакыру һ. б.), укуын 23 яшьтән иртәрәк тәмамласа яки читтән торып уку бүлегенә күчсә аңа пенсия түләү  туктатыла. 

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 3 289 кеше туендыручысын югалту буенча иминият пенсияләрен һәм 3 521 кеше – туендыручысын югалту буенча социаль пенсияләрне ала, шуларның тугызының әти-әниләре билгеле түгел.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, туендыручысын югалту очрагы буенча аның тәрбиясендә булган гаиләнең эшкә яраксыз әгъзалары (18 яше тулмаган балалары, энеләре, сеңелләре һәм вафат булган туендыручының оныклары) пенсия хокукына ия. 

Чәршәмбе, 29 май 2019, 10:00