Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"КАМАЗ" ААҖ күргәзмәсен Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев карап чыктылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, күргәзмә гади әйберләр мисалында предприятиенең детальләр җитештерүдән алып автомобиль буялганчыга кадәр эш үзенчәлекләрен аңлатырга мөмкинлек бирә.


Күргәзмәгә керү юлында өч автомобиль – ике миллионынчы КАМАЗ, 54901 яңа буын йөк машинасы һәм электробус экспозицияләре урнаштырылды. Эчке якта дүрт интерактив мәйданчык эшли. Биредә «КАМАЗ»ның 50 еллыгына багышланган автомобиль һәм фото зонасы белән танышырга мөмкин. Мәйданчык кичкә кадәр эшләячәк.

Якшәмбе, 16 июнь 2019, 12:15