Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу минутларда төп мәйданда Яшьләр көнен бәйрәм итү дәвам итә. Чараның тантаналы ачылышы "Splash" барабан шоуының катнашуыннан башланды. Уфа музыкантлары чыгышын "Ночные волки" мото-байк клубы һәм "Экстрим спорт" ("Наиком") командалары хуплады. Моторлар яңгыравы бөтен  "Яр буе"паркы буенча ишетелде. Чаллы яшьләре машинарында автотавыш кушып мәйдан тирәли әйләнделәр, алардан соң картингчылар үз осталыкларын күрсәтте. Тамашачылар шулай ук КАМАЗның 50 еллыгына багышланган Баггилар буенча Бөтенроссия ярышларында катнашучыларның чыгышларын да карый алдылар.

КАМАЗның 50 еллыгына багышланган театральләштерелгән тамаша әдәби-хореографик композиция белән дәвам итте. Ретро бию мәйданында автогигант төзелеше чорындагы таныш көйләр яңгырады.

Сәхнә алдында Worldskills чемпионатында катнашучылар пәйда булды. Чаллы студентлары WorldSkills Russia Милли чемпионатында 14 медаль яулавы турында хәбәр итәкән идек. Сәхнә каршында парад башланды, анда шәһәрнең студентлар төзелеш отрядлары, студент яшьләр, иҗтимагый оешмалар, автокаланың спортчы яшьләре, яшьармия, Форпост вәкилләре катнашты. Аларга "Тәгәрмәчле биюләр" проектында катнашучылар да кушылды. Парад туй пары чыгышы белән тәмамланды.

2019 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Алар арасында шәһәр һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләр дә бар. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын традицион вальс белән төгәлләделәр. Яшьләрнең төп бәйрәменең тантаналы өлешен - "Без-яшьләр!" флешмобы япты.

Шимбә, 29 июнь 2019, 19:36