Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында беренче интерактив мәйданчыклар ачылды. Сәгать 12:00дә  Чулман проспекты территориясеннән шәһәр мәйданына кадәр брэйк-данс һәм граффити фестивальләре старт алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Chelnybreakersfest фестивале Чаллыда беренче тапкыр уза. Әйтик, брейк-данс стилендә биюләрдә 100гә якын кеше ярышырга теләк белдергән. Иң яшь катнашучыга - 4 яшь.

Икенче мәйданчыкта яшьләр граффити төшерү буенча ярыш башлап җибәрде. Фестивальне оештыручылар – "Нур" яшьләр үзәге, катнашучыларга буяулар, пумала һәм рәсемнәр өчен сөлгеләр тәкъдим итте. Иҗади эшләр мәйдан каршындагы территорияне бизәячәк.

16:00 сәгатьтә биредә урам спорт төрләре буенча Street sport фестивале, «Минем М. И. Р» рок-фестивале, дөнья халыклары фестивале оештырылачак интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак.

Шимбә, 29 июнь 2019, 12:26