Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев оныгы белән бергә Яшьләр көненең тематик мәйданчыкларын карап йөрде. Гадәттәгечә, заманча яшьләрнең актив эшчәнлек зоналары Чулман проспектыннан шәһәр мәйданына кадәр җәелдерелде. Кунаклар башта Street sport фестивале кысаларында скейтбординг, bmxда йөрү, ролик һәм самокатлар буенча ярышлар уза торган иң экстремаль мәйданчыкта булдылар.

Наил Мәһдиев bmx буенча конкурста катнашучылар белән аралашты-велосипед спорты дисциплинасының берсе берсе булып торган әлеге спорт төре, төрле фигураларны кулланып трюклар үтәүне күздә тота. Шәһәр башлыгы «Гренад» да скейт-парк ремонты барышы белән кызыксынды, аны яңартуны тизләтергә кирәклеген билгеләп үтте.

Аннары шәһәр мэры «Мой М.И.Р.» рок фестивалендә булды, анда Чаллы, Алабуга, Казан, Ижевск, Воткинск һәм Түбән Новгородтан килгән иң яхшы төркемнәрнең гала-концерты оештырылды. Республика башкаласыннан «Буква М» командасы җиңү яулады.

Шәһәр башлыгы «КАМАЗ» футбол клубының интерактив мәйданчыгы белән кызыксынды, анда ул үзе гол кертү буенча мастер-класс күрсәтте.

Мэр спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Яшел фитнес» бушлай дәресләр территориясендә дә булды. Бүген биредә фитнесның берьюлы 10 юнәлеше: йога, стрейчинг, пилатос, хаду гимнастикасы, степ аэробика, зумба һ. б. буенча дәресләр узды.

Аннары Наил Мәһдиев «КАМАЗ» ААҖ автотехниклары күргәзмәсен, «Чаллыда эшлә» интерактив зонасын бәяләде, анда шулай ук Haier компаниясе мәйданчыгы тәкъдим ителде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел бәйрәмдә өч истәлекле вакыйгага: яшьләр сәясәтенә 25 ел, Worldskills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатына һәм КАМАЗ оешуга 50 ел тулуга басым ясалды.

Шимбә, 29 июнь 2019, 20:11