Мы в социальных сетях

Март аенда җитештерүчеләргә ярдәм итү системасын булдыру турындагы Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта журналистларга ТР икътисад министры Фәрид Габделганиев сөйләде. Система эшмәкәрләргә теге яки бу продукциянең ихтыяҗлары турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: «Мәгълүмат хуҗасы, җитештерүче үз хезмәтләрен яңа система аша тәкъдим итә ала. Бу эшмәкәрлек кооперациясен үстерергә, яңа эш урыннары булдырырга, базарда көндәшлекне көчәйтергә һәм сатып алуларда акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры.

Сишәмбе, 2 июль 2019, 15:02