Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы, ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм яшьләр эшләре буенча министрлык белән берлектә, социаль ипотека программасы буенча торак алуга яшьләр сәясәтенең республика лидерлары арасында бәйге уздыра.

Конкурс ел саен ТР Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Конкурста торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ 18-30 яшьлек гражданнар (35 яшькә кадәрге галимнәр) катнаша ала. Мөрәҗәгать итүченең яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

Конкурста катнашу шартлары һәм җиңүчеләрне билгеләү тәртибе конкурс һәм студентлар лигасы Президиумы карары нигезнамәсендә бәян ителгән. Гаризалар һәм документлар 2019 елның 13 августына кадәр кабул ителә.

Шимбә, 27 июль 2019, 08:09