Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Шәмсехәят Фасыйхетдин кызы Миннәхмәтова һәм Александра Егоровна Горетнина-Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Шәмсихәят Фасыйхетдин кызы Самара өлкәсенең Камышлы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа, алар тугыз бала тәрбияләнә. Авылында җиде сыйныфны тәмамлый. Алга таба белем алу мөмкин булмый, сугыш башлана. Сугыш вакытында туган колхозында төрле эшләрдә эшли. 1951 елда кияүгә чыга, әмма бик иртә тол кала (1958 елда), ике баланы берүзенә үстерергә туры килә. Хәзерге вакытта дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар. Шәмсехәят Фасыйхетдин кызы «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Александра Егоровна Горетнина ТАССРның Чистай районы Каратаевка авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Шунда ук башлангыч мәктәпне тәмамлый. Сугыш вакытында Иваново шәһәрендә фабрикада эшләгән. 1951 елда кияүгә чыга. Хәзерге вакытта өч баласы, өч оныгы, биш оныкчыгы бар. Александра Егоровна гомере буе Чистай шәһәрендә җиһаз фабрикасында хезмәт куя. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сишәмбе, 16 июль 2019, 13:43