Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда гражданинның фактта булган урыны буенча тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү башланды. Республикада беренче тапкыр төбәк сайлауларында «мобиль сайлаучы» механизмы гамәлгә ашырыла, ул республика халкына үзе өчен уңайлы тавыш бирү участогын сайларга мөмкинлек бирә. 8 сентябрьдә чаллылылар прописка урыны буенча түгел, ә үзләре өчен уңайлы сайлау участогында тавыш бирә алачак. Тавыш бирү өчен уңайлы булган участокны сайлап алуга гаризаны өч ысулның берсе аша бирергә мөмкин: һәр күп функцияле үзәктә, теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә;  gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре Порталы аша.

Урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында сайлаучылар гаризаларын кабул итү буенча комиссияләрнең эш тәртибе белән биредә танышырга була.


Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 13:16