Мы в социальных сетях

Беренче яртыеллыкта Яр Чаллыда эре һәм урта предприятиеләр буенча төзү-монтаж эшләре күләме 8,1 млрд сум (ТР - 112,7 млрд. сум) тәшкил итте, үсеш-12,6% (ТР -2,9%). Хәзерге вакытта 101,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Ел ахырына кадәр әлеге күрсәткечне 310 мең кв. метрга җиткерү бурычы тора. Бүген "эшлекле дүшәмбе" вакытында шундый күрсәткечләр яңгырады.

«Безнең республика җитәкчелеге ярдәме белән федераль һәм республика программалары кысаларында быел шәһәр 9,8 млрд сумлык социаль объектларны төзи һәм капиталь ремонтлый алачак. Шәһәрдә тормышка ашырыла торган проектлар сәламәтлек саклау, мәгариф, экология, транспорт мәсьәләләрен комплекслы хәл итәргә һәм тормыш һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итә», - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова.

«Илкүләм проектлар кысаларында без куйган барлык бурычлар, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Бер яктан-безнең төзүчеләр өчен шактый яхшы заказлар. Төзелеш-монтаж эшләре күләме 9 млрд сум – бу начармы ? Алты балалар бакчасы, бер мәктәп, спорт объектлары, безнең объектларга капиталь ремонт, 2 млрд сумнан артык юл эшләре башкарылды. Тугыз балалар бакчасын капиталь ремонтлау, спорт мәйданчыклары төзү. Бу инвестиция чыгымнары, элеккеге «Строитель» мәдәният сараен татар драма театры итеп үзгәртеп кору, рус драма театрын проектлау, ясалма бозлы ике ябык боз сараен төзү һәм проектлау – болар барысы да шәһәргә инвестицияләр кертү. Болар барысы да бер яктан тормыш сыйфатын күтәрү һәм безнең төзелеш тармагы буенча куәтләребезне эшләтеп җибәрү», – дип чыгышны шәрехләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Дүшәмбе, 12 август 2019, 10:19