Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Мария Павловна Серягина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул ТАССРның Чистай районы Рус Сарсасы авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында җиде сыйныфны тәмамлый, аннан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, анда агроном белгечлеге ала. Укуны тәмамлагач, Спас районында сода заводына эшкә урнаша, аннары «Яңарыш» совхозында агроном булып эшли. Сугыш вакытында санитарка була. 1956 елда Чистай машина-трактор станциясенә күчерелә. 1954 елда авылдашы-Вячеслав Андреевич Серягинга кияүгә чыга, бәхетле никахта өч бала дөньяга килә. Яр Чаллыга 1984 елда күчеп килә. Хәзерге вакытта Мария Павловнаның алты оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Сишәмбе, 13 август 2019, 10:32