Мы в социальных сетях

Чаллыда сәнәгать зонасында юлларны төзекләндерүне дәвам итәргә планлаштыралар. Сүз Haier урамында юл полотносын киңәйтү турында бара. Бу хакта бүген кер юу машиналары заводына экскурсия вакытында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сөйләде.

"Монда әлеге юлны төзекләндерү таләп ителә, чөнки ул йөкләнешле. Бу юл Әҗмәкәй һәм Новый поселогына китә. Кич һәм иртән монда йөрерлек түгел. Шуңа күрә тагын өстәмә юл кирәк. Ике полосаны кире кайтарырга кирәк, дип уйлыйм. Ягъни, ул Промышленная урамының дәвамы булачак. Бу 2020-2021 елгы программага кертелә. Ул биредә Haier заводы булган өчен генә ясалмый. Монда әзер продукция, елына ярты миллион кер юу машинасы чыгарылачагын да исәпкә алып, чимал кайтарылачак. Бу фуралар. Һичшиксез, юлга йөкләнеш артачак, шуңа күрә биредә юлны киңәйтү таләп ителә", - дип планнары белән уртаклашты мэр.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кер юу машиналарын җитештерү буенча заводны ачу тантанасы 28 августка билгеләнгән.

Сишәмбе, 13 август 2019, 15:12