Мы в социальных сетях

Онкология үзәгенең булачак бинасы урынын бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев карап чыкты. Булачак үзәк Кама аръягы һәм Татарстан Республикасының 9 муниципаль районыннан бер миллионнан артык кеше өчен югары технологияле онкологик ярдәм алу мөмкинлеген арттырачак. Филиалда амбулатор поликлиника, радиология корпусы эшләячәк. Шулай ук пациентларны химиотерапевтик, радиотерапевтик, хирургия һәм паллиатив дәвалауны үз эченә алган медицина хезмәтләренең бөтен исемлеген күрсәтү планлаштырыла.

«Яр Чаллыда бу төзелеш белән циклны тәмамлыйбыз», - дип билгеләде Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы баш табибы Алмаз Хаҗиев.

Баш табиб сүзләренә караганда, үзәктә Татарстан Республикасы өчен уникаль җиһазлар тәкъдим ителәчәк. Мәсәлән, якынфокуслы рентгенотерапия аппараты. Моннан тыш, онкология үзәгендә HIPEC терапия үткәреләчәк. Бу Россия өчен корсак эчендәге химиотерапия үткәрергә мөмкинлек бирүче яңа җиһаз: "Меңләгән пациент Татарстанда дәвалану мөмкинлеге алачак", - дип өстәде Алмаз Хаҗиев.

Бинаның гомуми мәйданы 8 мең 544 кв. метр, төзелеш вакыты - 2019-2020 еллар. Эш "Евростройхолдинг +" компаниясе тарафыннан алып барыла. Объектның гомуми бәясе – 2 млрд 148 млн сум.

Сишәмбе, 13 август 2019, 18:01