Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Истәлекле чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Шәһәр башлыгы әти-әниләрне балалары туу белән котлады һәм 30 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырды.

«Бу программа безнең илдә 12 ел эшли. Шул вакыт эчендә ана капиталына 13 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән һәм аларның байтак өлеше – 80% тан артыгы, Чаллының яшь гаиләләре тарафыннан торак шартларын яхшыртуга тотылган. Акчаларның бер өлеше балаларга белем бирүгә юнәлтелгән – бу да кирәкле һәм мөһим юнәлеш. Мин сезнең белән бу шатлыклы вакыйганы бүген бүлешергә телим. Балалар нык, сәламәт булып үссеннәр һәм киләчәктә ярты миллионлы шәһәребезнең, республикабызның һәм илебезнең лаеклы гражданнары булсыннар иде. Барыгызга да гаилә бәхете телим», - диде Наил Мәһдиев.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программа гамәлдә булган вакыттан бирле (2007 елдан башлап) Яр Чаллыда ана капиталы сертификатына ия булучылар саны 41 меңгә җиткән. 34,5 меңнән артык сертификат хуҗасы ана капиталы акчаларын тулысынча яки өлешчә файдаланган.

Чәршәмбе, 14 август 2019, 15:04