Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда "Саф һавада белем" проекты дәвам итә. 15 август көнне 19:00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге амфитеатрда "Инглиз телендә ничек сөйләшергә" дигән темага ачык лекция узачак. Инглиз телен ничек яратырга, тел каршылыгын ничек җиңәргә кирәклеге турында чит телләр мәктәбе җитәкчесе, "ДЛЯ ТЕБЯ" уникаль методикасы иясе Гөлназ Токарева сөйләячәк. Спикер чит ил сүзләрен истә калдыру серләре белән уртаклашачак. Лекция инглиз телен үзләштерергә теләүчеләр өчен дә, анда иркен сөйләшүчеләр өчен дә файдалы булачак.

Пәнҗешәмбе, 15 август 2019, 10:32