Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фаимә Гыйльми кызы Зәйнуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Татарстан Республикасының Зәй районы Әхмәт авылында туа. Алга таба Алабуга педагогика институтын тәмамлый. Сугыш елларында Әхмәт авыл советы секретаре булып эшли. 1957 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Фаимә Гыйльми кызы М. Вахитов исемендәге 2 нче мәктәптә укытучы булып хезмәт куя. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Фәимә Зәйнуллина "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Рәис Саттаров тапшырдылар.

Пәнҗешәмбе, 15 август 2019, 11:38