Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

8 сентябрьдә яңартылган «Азатлык» мәйданында 8:00дән 21:00 сәгатькә кадәр республика һәм шәһәр, КАМАЗ төзелеше буенча социологик сораштыру һәм анкеталаштыру узачак. Биредә шулай ук декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату да булачак. Чаралар «Шатлык» яшьләр үзәге, 5 нче балалар музыка мәктәбе, 14 нче балалар яшьләр үзәге, 13 нче балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылачак.

"Энтузиастлар" бульварында бу көнне сәгать 8:00дән 21:00 сәгатькә кадәр чаллылылар өчен Илдар Ханов скульптуралары буенча экскурсия оештырыла. Чаралар «Нур» яшьләр үзәге, 4 нче балалар музыка мәктәбе, картиналар галереясе педагоглары көче белән әзерләнә. Асфальтта рәсем ясау конкурсы, "Минем шәһәрем, минем Республикам" 350 яшь чаллылыны берләштерәчәк. Чаралар Тукай скверында 6 нчы балалар сәнгать мәктәбе коллективы, Үзәк балалар китапханәсенең 11 нче филиалы, тарафыннан уза.

"Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клубында шөгыльләнүчеләр Гренада паркы территориясен җыештыруда катнашачаклар. 8 сентябрьдә 8:00дән 21:00 сәгатькә кадәр парк территориясендә паркны реконструкцияләү, конструкцияләрне демонтажлауга әзерлек эшләре алып барылачак. Чарада 100гә якын кеше катнашачак. Әлеге чараларны үткәрү өчен "Яшүсмер" яшүсмерләр-яшьләр клубы үзәге җаваплы.

Җомга, 16 август 2019, 10:44