Мы в социальных сетях

Иҗтимагый инициативалар, волонтерлык, хәйриячелек һәм җәмгыять файдасына башка эшчәнлек өлкәсендә иң яхшы эшләр өчен тапшырыла торган VIII еллык халыкара «Тынычлык»  премиясенә гаризалар кабул итү башланды. 2012 елдан бирле ел саен «Тынычлык» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы әлеге конкурсны үткәрә. Аның төп максаты-хәзерге заман геройларын эзләү, тынычлыкны һәм игелекне популярлаштыру.

2018 елда гына да премиядә катнашу теләге белдереп Россиянең 75 төбәгеннән 850дән артык гариза кергән. Быел премия Халыкара дәрәҗәгә чыкты, шуңа күрә конкурста 14 яшьтән башлап, шул исәптән чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да катнаша ала.

Тынычлык премиясе 8 номинациядә тапшырыла: «Игелекле яңалыклар», «Елның игелекле оешмасы», «Акыллы инициатива», «Бернигә карамастан», «Экологик җаваплылык», «Игелекле коллектив», «Батырлык» һәм «Халык премиясе».

Гаризаны күрсәтелгән сайтта 2019 елның 1 сентябренә кадәр тапшырырга мөмкин. Конкурс нигезнамәсе белән биредә танышырга була.

Җомга, 23 август 2019, 10:56