Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ГЭС бистәсенең 8/30 йорт ишегалды территориясендә микрорайон халкы катнашында бәйрәм узды. 

Чараны ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова ачты. Бәйрәмдә "Эврика" мәдәният үзәге солистлары һәм коллективлары сөендерде, шаян аниматорлар яшь чаллылылар белән күңел ачу чаралары оештырды. Микрорайонда яшәүчеләр бәйрәм программасында актив катнаштылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Мөфтах Нуртдинов тамашычыларга җыр бүләк итте. Неля Городских һәм Валентина Сабанова уңыш күргәзмәсе әзерләделәр, Рузанна Мосинян декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды.

Очрашу вакытында әлеге микрорайонда яшәүчеләр район администрациясенә, "Жилкомсервис" идарәче компаниясенә һәм төрле махсуслаштырылган хезмәтләргә үз сорауларын бирә алдылар.

Сишәмбе, 20 август 2019, 08:23