Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Күптән түгел ачылган «Минем документлар» күп функцияле үзәгендә 70 тәрәзә эшли. Бу елның 11 мартында Чаллыда ачылган КФҮнең яңа офисы республикада мәйданы буенча иң зур үзәк булып тора. Кабул итү ике катта да алып барыла. КФҮ хезмәтләреннән көн саен 1000 кеше файдалана. Чаллылылар арасында Росреестр, ЭЭМ, Пенсия фонды, салым хезмәте, Башкарма комитет хезмәтләренә ихтыяҗ аеруча зур. 

Быел КФҮтә 12 яңа хезмәт төре барлыкка килде, алар арасында "Роспотребнадзор"ның Skype буенча консультациясе бар. Чаллылылар үз сорауларына җавапларны онлайн режимында ала алалар. Шулай ук клиентларның Skype буенча «Тикшерелгән бизнес» интернет-ресурс белгечләренә сораулар бирү мөмкинлеге дә бар.

Фойеда консультация ярдәме күрсәтүче ике хезмәткәр эшли.

Ишетү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә махсус тәрәзә бар. Ул мөрәҗәгать итүчегә һәм белгечкә мәгълүматны җиткерергә һәм ишетергә мөмкинлек бирә торган техника белән җиһазландырылган.

КФҮ базасында бэк-офис - аерым кабинет булдырылган, анда килүчеләрдән документлар пакетын рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр эшли. Аннары документлар тиешле хакимият органнарына һәм җирле үзидарә органнарына җибәрелә. Бу төрле белешмәләр алу процессын тизләтергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, Яр Чаллыда яшәүчеләр пенсия яшенә җитү турында белешмә, ИНН, СНИЛС, хокук ала, торакка мохтаҗ ятимнәрне исемлеккә кертү өчен гариза бирә алалар.

Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә күп функцияле үзәктә яңа үрнәктәге биометрик чит ил паспортын рәсмиләштерергә була.

Чиратта тору вакыты уртача җиде минут тәшкил итә.

Граждннар өчен уңайлы шартлар КФҮ янындагы территориядә дә булдырылган. Учреждениегә яңа керү юллары бар. Элек булмаган парковка урыннары булдырылды. Эшләр җирле бюджеттан финансланган.

Исегезгә төшерәбез, яңа КФҮ «Минем документлар рекордлы дүрт ай эчендә ремонтланды.

Сишәмбе, 27 август 2019, 09:04