Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Автозавод районында Курск дугасында сугышып Бөек Ватан сугышында катнашкан ике кеше яши. Бүген бу истәлекле дата – әлеге вакыйганың 76 еллыгы уңаеннан, 54 нче һәм 26 нчы комплексларның ветераннар Советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Әхәт Саин улы Борһанов һәм Сармадия Зөлкарнәй кызы Шәриязданова белән очраштылар.

1943 елның 5 июленнән 23 августына кадәр барган Курск дугасындагы сугыш Бөек Ватан сугышының төп бәрелешләренең берсе булып тора. Бер үк вакытта Курск дугасының Төньяк фасында, Понырей районында, көньякта – Прохоровка районында һөҗүмнәр зур көч белән бара.

Әлеге сугышта катнашучыларга Ветераннар советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә исеменнән котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр тапшырылды.

Комсомол районында Курск дугасы сугышында катнашкан Госман Әхмәт улы Сәлахов яши. Госман Әхмәт улы 1943 елның 9 гыйнварында фронтка алына. Курск дугасындагы сугышларда, Белоруссия фронтындагы сугышларда катнаша. Хәрби исеме: рядовой- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "1941-1945 елларда Германияне Җиңгән өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

 Бу истәлекле вакыйга белән Бөек Ватан сугышы ветеранын Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Рәис Саттаров котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.


Җомга, 23 август 2019, 17:30