Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мамадыш шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасы составына коррекция мәктәпләреннән алты укучы һәм ике өлкән спортчы бар иде. Ярышлар программасына спорт дисциплинасының дүрт төре (урыннан озынлыкка сикерү, спринтер йөгерүе, марафон йөгерүе, ераклыкка ядрә ыргыту) керде. Чаллы спортчылары 19 медаль яулады (8 алтын; 5 көмеш; 6 бронза).

Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Яр Чаллының 69 һәм 88нче коррекцион мәктәпләре укучылары уңышлы чыгыш ясады. Артур Санников өч алтын һәм бер бронза медаль яулады, Даниил Александров ике алтын һәм бронза медаль отты. Мария Маркова көмеш медаль алды.

Команда копилкасына Владислав Сташкевич ике алтын медаль китерде. Алия Ногманова "алтын" һәм "көмеш" яулады, Равил Харисов - ике бронза медаль алды. Җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында Сергей Круглов өч дисциплинада өченче урынны алды. Андрей Бояршинов көмеш һәм бронза медальгә лаек булды.

Дүшәмбе, 26 август 2019, 16:30