Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / обычная версия

Яр Чаллы шәһәрендә Haier индустриаль паркы ачылды. Бу мәйданчык Haier көнкүреш техникасы җитештерү буенча югары технологияле предприятиеләрне, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәген, шулай ук Европа илләренә әзер продукцияне экспортлауга логистик терминалны урнаштыру өчен билгеләнгән. Монда Haier компаниясенең кер юу машиналары, телевизорлар, суыткычлар һәм туңдыру җиһазлары, электр кухнясы җиһазлары җитештерү буенча җитештерү куәтләре урнаштырылачак. Бүген кер юу машиналары җитештерү буенча беренче заводны ачу тантанасы булды.

Парк территориясендә металл эшкәртү һәм пенопласттан детальләр җитештерү заводлары, склад комплексы, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге һәм башкалар урнашачак. Планлаштырыла торган индустриаль парк, Haier халыкара стандартларына туры китереп, сәнәгать, административ, R&D–үзәк, шулай ук ярдәмче зоналарга бүленәчәк (хезмәткәрләр өчен тулай торак, супермаркет, Haier партнерлары өчен диңгез, тимер юл һәм автомобиль логистикасы, банклар, интернет-сәүдә офислары).

«Хайер РУС» индустриаль паркы мәйданы – миллион кв. м дан артык, 1 млрд доллар күләмендә инвестицияләр җәлеп итү һәм 5 000 эш урыны булдыру планлаштырыла. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Haier корпорациясе арасында ниятләр турында өч яклы Килешү ике ел элек  төзелде.

Паркның инженер һәм транспорт инфраструктурасы төзелеше РФ моношәһәренең 218 млн сумнан артык күләмдә финанс катнашында узды. Предприятие урнашкан индустриаль паркка автомобиль юлы төзелеше заводны кыска вакыт эчендә эшләтеп җибәрергә һәм инвесторның проектны тормышка ашыруга киткән чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде. 2021 елда паркта Haier корпорациясенең тагын бер эре предприятиесе – кухня җиһазлары заводы төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Ике инвестпроектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча шәһәр икътисадына 7,4 млрд сум җәлеп итү планлаштырыла. Haier Кытай компаниясе - «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты.

Алга таба Яр Чаллы индустриаль паркы территориясендә эшләнмәләрне тикшерү үзәге, шулай ук Европа илләренә әзер продукцияне экспортлау өчен логистика терминалы урнаштырылачак.


«Бу фондның чит ил инвесторы катнашында тормышка ашырылган беренче проекты. Кер юу машиналары заводы төзелгән инде, тиздән биредә кухня җиһазлары җитештереләчәк. Болар барысы бергә 800дән артык яңа эш урыны», - дип хәбәр итте РФ ВЭБ рәисе урынбасары, моношәһәрнең генераль директоры Ирина Макиева. "Яр Чаллының идарә командасы белән без озак еллар бергә эшлибез, Haier фонды белән хезмәттәшлек тарихы да дәвам итәр дип ышанам».

Чәршәмбе, 28 август 2019, 13:19