Мы в социальных сетях

В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият студенты Айдар Минеев WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләре дөнья чемпионатында «Прототиплар ясау» компетенциясендә «алтын» яулады. Бүләкләү тантанасы Россия Президенты Владимир Путин катнашында "Казан-Арена" стадионында узды.

Айдар Яр Чаллыда В.Д. Поташов исемендәге техник көллиятнең өченче курсын тәмамлый. Прототиплар ясау белән егет балачактан ук мавыга. Айдардан тыш, Чаллыдан тагын өч егет һөнәри осталыклары өчен медальләргә лаек булды. "График дизайн" компетенциясендә Педагогия көллияте студенты Ярослав Великанов, «Авыр техникага хезмәт күрсәтү» компетенциясендә В. Д. Поташов исемендәге Техник көллият студенты Данил Пронин һәм шул ук белем бирү учреждениесеннән "CAD инженерлык дизайны" компетенциясендә Станислав Джуманязов билгеләп үтелде.

Россиянең милли җыелма командасы WorldSkillsKazan 2019 һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатында һөнәри осталыклары өчен 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза, 25 медаль яулады. Беренче урынны Кытай җыелма командасы алды, ә өченче урында - Көньяк Корея җыелма командасы.

Чәршәмбе, 28 август 2019, 11:57