Дүшәмбе, 13 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Игелекле кешеләр Лигасы» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясенә кушылды һәм Автозавод районы хакимияте бинасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 35 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Моннан тыш, иң актив күп балалы әниләрне фонд директоры Лилия Мөхәммәтҗанова фонд оештырган чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Фонд тарафыннан Автозавод районы администрациясенең күп балалы аз керемле гаиләләргә ярдәм итү буенча эшчәнлеге дә игътибардан читтә калмады, алар «Балаларны мәктәпкә әзерлик» хәйрия акциясен үткәрүдә ярдәм иткәннәре һәм шәхси өлешләре өчен рәхмәт хаты алдылар.

Быел акциядә катнашуга шәһәрнең күп кенә предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләрен җәлеп ителде, алар тырышлыгы белән 621 бала мәктәп кирәк-яракларына сертификат, рюкзак һәм канцелярия товарлары җыелмасы рәвешендә ярдәм алды.

Пәнҗешәмбе, 29 август 2019, 10:46