Мы в социальных сетях

Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә батырлык дәресе үткәрделәр. Чара «Бергә террорга каршы» акциясе кысаларында Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган иде. Росгвардиячеләр укучыларга 15 ел элек Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар турында сөйләделәр. Искәртеп узабыз, 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда мәктәп линейкасы вакытында террорчылар 1000нән артык кешене тоткынлыкка алган иде. Анда 334 кеше һәлак булды, шуларның 186сы – балалар, 800дән артыгы төрле дәрәҗәдә яраланды.

Теракт корбаннарын укучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Росгвардиясе Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча ведомстводан тыш сак бүлеге взвод командиры өлкән лейтенант Илшат Ильязов гимназистларга кешеләр күп җыела торган урыннарда нинди саклык чараларын үтәргә кирәклеген сөйләде. Укучылар экстремаль шартларда, шул исәптән куркыныч яки шикле предметны ачыклаганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр.


Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 08:48