Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда финанс өлкәсенең иң яхшы вәкилләрен хөрмәтлиләр. Бүген Тантаналар сараенда Финансист көненә багышланган тантаналы чара узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына рәхмәт белдерде һәм аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: "Яр Чаллы – үзенчәлекле шәһәр. Ул Россиянең 30 эре сәнәгать үзәгенә керә, алга киткән социаль-икътисадый үсеш территориясе статусына ия. Сүз дә юк, теләсә кайсы муниципаль берәмлектәге кебек үк, финанслар төп роль уйный, икътисад, бюджет өлкәсе, банк системасы һәм башка финанс институтларының мөһим системасы булып тора. Бездә социаль дәүләт, социаль муниципалитет. Җирле бюджетның 70%тан артыгы шәһәр халкы алдындагы йөкләмәләрне үтәүгә юнәлтелә. Яр Чаллыда бюджет профициты  бар. Без – донор регион. Узган ел гына да безнең салым кырында 59 млрд сумнан артык акча мобилизацияләнгән, алар барлык бюджетларга күчерелгән", - диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында бүген Муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вильданов та бар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда Яр Чаллыда муниципаль бюджет һәм бюджеттан тыш чыганаклар хисабына өч млрд сумнан артык суммага сатып алулар үткәрелгән. Бюджет акчаларын экономияләү, 167 миллион сум тәшкил иткән. Мондый икътисадый нәтиҗәгә, нигездә, сатып алуның максималь ачыклыгын тәэмин итүче электрон аукционнар үткәрү хисабына ирешелгән. Шул ук вакытта заказларны урнаштыру күләменең яртысыннан артыгы электрон аукцион үткәрү юлы белән башкарылган.

2018 елда муниципаль заказ бүлеге тарафыннан 2 441 электрон аукцион үткәрелде. Азамат Вильданов сүзләренә караганда, соңгы биш елда аларның күләме өч тапкырдан да күбрәк арткан. Моннан тыш, менә инде өченче ел рәттән, 2017 елның 1 гыйнварыннан башлап, кече күләмле сатып алулар (100 мең сумга кадәр сатып алулар) электрон биржа мәйданчыгында үткәрелә.

Тантаналы чарадан фоторепортажны Вконтакте челтәренең  «Яр Чаллы шәһәре администрациясе» төркемендә карарга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 5 сентябрь 2019, 16:54