Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Түбән Кама» милли паркының «Бережок» ял базасы территориясендә социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Робинзон» хәрби-патриотик слеты узды. Анда республиканың тугыз районыннан 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 50дән артык балигъ булмаган бала һәм яшүсмер катнашты.

"Робинзон-2019" уены берничә этапта узды. Беренче этапта командаларның «хәрби җыр инсценировкасы» темасына өй биремнәре тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да сугыш еллары җырларын горурлык белән башкардылар. Икенче турда катнашучыларга каршылыклардан торган хәрби-спорт полосасын узарга кирәк иде: пневматик коралдан ату, гранат ыргыту, киртәләр аша йөгерү, АК-47 автоматын сүтү-җыю, тартылу һәм башка бик күп кенә сынаулар.

Слетның өченче этабында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган интеллектуаль-танып-белү туры узды. Анда приютта тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы тарихы мәсьәләләрендә тирән белемнәрен һәм киң хәбәрдарлыкларын күрсәттеләр.

Һәр командага жюри лаеклы бәя бирде. Яр Чаллының «Асылташ» социаль приюты командасы җиңү яулады. Әгерҗенең «Ласка» социаль приюты командасы икенче урынны алды. Саба районыннан «Тургай» командасына өченче урын бирелде. Барлык катнашучыларга да дипломнар, грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. 

"Робинзон-2019" слетында шулай ук республика шахмат-шашка турниры да узды. «Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләрнең берсе шахмат буенча иң яхшы уенчы булды. Шашка уенында «Ласка» приютында тәрбияләнүче яшүсмер җиңүче дип танылды.

Пәнҗешәмбе, 5 сентябрь 2019, 16:50