Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясенең зур залында "Машина төзүчеләр шәһәре. Моннан киләчәккә. 2002-2019" күргәзмәсе ачылды. Ул КАМАЗның 50 еллыгына багышланган өченче күргәзмәләр трилогиясе булып тора.

Күргәзмәне ачу тантанасында сәламләү сүзе белән мәртәбәле кунаклар: Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, "КАМАЗ" ААҖ генераль директорының персонал белән идарә итү һәм оештыру үсеше буенча урынбасары Александр Ушенин һәм башкалар чыгыш ясады.

Музыкаль бүләк сыйфатында саксофончы Виталий Хөсәенов башкаруында композицияләр яңгырады. Шулай ук «юлны баручы җиңәр» поэтик постановкасы күрсәтелде.

Күргәзмә 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 6 сентябрь 2019, 09:40