Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының «Яр буе» паркында «Сәламәтлеккә - җиңел адым белән – 2019» скандинавия йөреше буенча ачык шәһәр фестивале уза. Катнашучыларны сәламләргә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина, Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм башкалар килгән иде.

«Россия пенсионерлары берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге «Сәламәтлеккә - җиңел адым белән» проекты буенча «Президент грантлары Фонды» бөтенроссия конкурсында 300 мең сум күләмендә грантка ия булды. Әлеге проект кысаларында 200 чаллылы скандинавия йөреше техникасына теоретик һәм практик өйрәнү узды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев скандинавия йөреше фестивалендә катнашучыларны җылы сәламләде: "Бүген монда бик позитив кешеләр җыелган. Ничә яшьтә булуга карамастан, өлкән буын вәкилләре матур һава торышына, бер-берсе белән очрашуга сөенергә килделәр. Йөрү, шул исәптән скандинавия йөреше теләсә кайсы кеше өчен бик файдалы. Медицинага гына ышануның перспективасы юк. Кеше үз сәламәтлеге турында уйлый икән, аның язмышы үз кулында," – диде ул һәм барысына да яхшы кәеф һәм нык сәламәтлек теләде.

"Катнашучыларның күбесе – өлкән буын кешеләре. КАМАЗ төзегән кешеләр шәһәрне булдырганнар. Без бирегә Татарстан Республикасының 20дән артык район һәм шәһәре вәкилләрен чакыра алдык. Пенсионерлар берлегенә, безнең Татарстан бүлекчәсенә, Любовь Николаевна Мишинага, аның командасына безнең белән бергә булганнары, тармак юнәлешләре буенча әлеге фестивальне җыеп, оештыра алганнары өчен рәхмәтлемен. Ул традицион булыр дип уйлыйм. Бу да бик мөһим. Яр Чаллы шәһәрендә яхшы традиция үсеп китәр, дип өметләнәбез", - дип өстәде шәһәр башлыгы һәм үзе дә көненә 10-15 мең адым узуын әйтте.

Бүген стартка 1000ләп катнашучы чыкты. Анда берничә дистанция тәкъдим ителде: 5 км – «сәламәтлек маршы», 3 км – «озынлыкка адым» һәм 1 км – «яшел маршрут». Старт алдыннан барлык теләүчеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс оештырылды. Яр Чаллыда танылган табиб-педиатр Александр Зотов әлеге спорт төренең өстенлекләре турында сөйләде, йөрү техникасын һәм алымнарын күрсәтте.

Фестиваль мәйданчыгында бушлай туклану һәм таякларны прокатка алу пунктлары оештырылган. Моннан тыш, катнашучылар сәламәтлек торышын тикшерә алдылар.

Җомга, 6 сентябрь 2019, 12:52