Мы в социальных сетях

Бүген Чаллы мәктәпләрендә Укучылар советы спикерларын һәм шәһәр Укучылар советы депутатларын сайлау булды. Сайлаулар шәһәрнең 63 гомуми белем бирү учреждениесендә узды. Тавыш бирүдә 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Замелекесье микрорайонының 39нчы мәктәбендә сайлаулар беренче тапкыр үтте.

Сайлаучылар саны 88 процентны тәшкил итте. Тавыш бирү дә барлыгы 46 меңнән артык Чаллы укучысы катнашты. Сайлауларда "Калкан" кадет мәктәбе һәм 51 нче мәктәпләр иң зур активлык күрсәтте. Бу уку йортларында сайлаучылар саны 100 процент тәшкил итте.

Сайланган спикерлар мәктәп Укучылар советларын җитәкләячәк, шулай ук 2019-2020 елларга шәһәр Укучылар советының төп составына керәчәк.

Якшәмбе, 8 сентябрь 2019, 14:37