Мы в социальных сетях

 Яр Чаллының «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында танкчылар көненә багышланган тантаналы чара узды.

Мәртәбәле кунаклар арасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары буенча хәрби комиссары Рәшит Ильясов, ветеран-танкчылар Советы рәисе Әнәс Садыйков бар иде.

Чара кысаларында танк гаскәрләре ветераннарын котладылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шәһәр яшьләре исеменнән танкчыларны бәйрәм белән 81 нче «Калкан» полиция кадетлар мәктәбе яшь армиячесе Рөстәм Исламов котлады. Чара гадәттәгечә "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Дүшәмбе, 9 сентябрь 2019, 10:44