Мы в социальных сетях

Көзге-кышкы чорда Яр Чаллыда шимбә көнне 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр ике ярминкә мәйданчыгы –Комсомол районында Габдулла Тукай исемендәге яр буеның «Төзүче» стадионы каршында; Автозавод районында – Ипподром территориясендә.

Югарыда әйтелгән мәйданчыкларга өстәп, Башкарма комитет «Южный» агросәнәгать паркы җитәкчелегенең фермерлар, шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан парк территориясендә атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә урын өчен түләмичә авыл хуҗалыгы продукциясен сату мөмкинлеге турындагы тәкъдимен хуплады.

Яр Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 14 сентябреннән башлап 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Халык күңеленә хуш килгән традицион "Яңа ел казы" тематик ярминкәләре 14, 15, 21, 22 декабрь көннәрендә оештырыла.  Татарстан Кулланучылар берлеге предприятиеләренең махсуслаштырылган ярминкәсе ноябрьнең беренче яртысында узачак. 

Барлык ярминкә мәйданчыкларында дәүләт ветеринария контроле, ярминкәләргә алып килгән продукциянең ветеринария документларына туры килү-килмәвен тикшерү, транспортировкалау һәм сату шартларын, продукция китерү урыннарыннан районнарның эпизоотик иминлеген күзәтү - болар барысы да куркынычсыз продукция куллануны гарантияләү мөмкинлеге бирәчәк.

Ветеринария-санитария таләпләренә туры килмәсә, продукция сатуга кертелмәячәк.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 10:29