Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Мәктәпнең иң яхшы директоры» республика грантының җиңүчеләре һәм лауреатлары белән очрашты. Очрашу 78 нче пролицейда узды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның абсолют җиңүчесе – 26 нчы гимназия директоры Андрей Сальников. Ул 225 мең сум күләмендә грантка лаек булды. Чаллы мәгариф учреждениеләренең тагын биш җитәкчесе лауреат булды, ул 56 нчы  мәктәп директоры – Рәмзия Зәйнуллина, 37 нче мәктәп директоры Ләйсән Мифтахова, 35 нче мәктәп директоры Марс Гафуров, 78 нче  пролицей директоры Гөлнара Гарипова, 82 нче кадет мәктәбе директоры Эльмира Шәрипова. Аларның һәркайсы 90 мең сумлык грант алачак.

Шәһәр башлыгы барлык педагогларны казанышлары һәм булачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: "Укытучылар көне – үзенчәлекле бәйрәм. 1 сентябрь һәр кеше өчен һәрвакыт җылылык белән искә алына. Барысының да мәктәп еллары, укытучылары булды, без аларга рәхмәтле. Бик зур рәхмәт сезгә!" ,- диде шәһәр башлыгы.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, укытучы һөнәренең абруен күтәрү, педагогларга ярдәм күрсәтү һәм аларны бүләкләү максатыннан ел саен шәһәр күләмендә һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Быел югары сыйфатлы белем бирүләре өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев грантлары белән 57 нче гимназия, 56 нчы  мәктәп, 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы, техник иҗат үзәге бүләкләнде. 

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда мәгариф тармагында 15 597 кеше эшли, шуларның 3 602се мәктәпләрдә, 979ы – өстәмә белем бирү һәм яшьләр учреждениеләрендә, 3215 – мәктәпкәчә учреждениеләрдә, югары һәм урта махсус уку йортларында – 1192 педагог.

Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь 2019, 18:48