Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

                            Хөрмәтле машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

                                             Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Машина төзүчеләр көне Чаллы өчен үзенчәлекле бәйрәм булып тора. 1969 елда ил җитәкчелеге тарафыннан зур йөк автомобильләре җитештерү буенча дөньяда иң зур завод төзү турындагы карар, Чулман елгасындагы зур булмаган шәһәрчекнең тормышын мәңгегә үзгәрткән.

Шул вакыттан бирле 50 ел узды. Машина төзелеше безнең шәһәр икътисадының әйдәп баручы тармагы, ә машина төзүчеләр –  автокала хезмәт ияләренең авангарды булды. Кама автомобиль заводы ярдәме белән Чаллыда машина төзелеше тармагында эшләүче йөзләгән кече һәм урта бизнес предприятиеләре булдырылды. Йөк машиналарыннан тыш биредә нефть-газ җиһазлары, транспорт электр җиһазлары, көч агрегатлары һәм броньланган техника җитештерелә. «КАМАЗ» ААҖ инновацион үсеш юлына басып, К5 сериясенең яңа буын электробуслары, пилотсызлары һәм автомобильләрен чыгаруны үзләштерә. 

Яр Чаллы һәрвакыт, Кама автогигантының чишмә башында торган һәм тармакның җаваплылык, инициативалык, үзара ярдәмләшү һәм хөрмәт хисләренә нигезләнгән данлы җитештерү традицияләренә нигез салган өлкән буын кешеләренең хезмәт батырлыгы белән горурланачак. Әлеге традицияләр үзләрен машина төзелешенең яңа үрләрен яулауга багышлаган хәзерге буын кешеләрен тәрбияләү эшендә нигез булып тора.

Бүген Яр Чаллының машина төзелеше тармагы предприятиеләрендә меңләгән кеше хезмәт куя, алар үз эшләренә тугры булулары, производствога иң алдынгы технологияләр һәм яңа җиһазлар кертә белүләре, эчке базарда гына түгел, ә тышкы базарда да ихтыяҗ зур булган сыйфатлы конкурентлыкка сәләтле продукт җитештерә белүләре белән аерылып тора.

Бу бәйрәм көнендә сезнең иҗади хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез, аның ярдәмендә Яр Чаллы һәм Татарстан Республикасы елдан-ел илебезнең иң уңышлы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән регионнарының берсе буларак данны арттыра бара.

           Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, гаилә җылысы һәм иң изге теләкләремне җиткерәм! 

                                                       Бәйрәм белән сезне, Машина төзүчеләр көне белән!

                                                                                                                                Н. Г. Мәһдиев, 

                                                                                                                                 Яр Чаллы шәһәре мэры


Якшәмбе, 29 сентябрь 2019, 07:18