Мы в социальных сетях

1 октябрьдән Яр Чаллыда шәһәр территориясен чистарту һәм яшелләндерү буенча традицион санитар-экологик айлык башлана. «Эшлекле дүшәмбе»дә булачак чаралар турында шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков сөйләде. Айлык кысаларында 8,5 мең агач һәм 10 мең куак санитар кисү, 13 меңнән артык агач утырту, 1665 куб. м ком әзерләү, газоннарны, юлларны, яңгыр суларын кабул итү җайланмаларын чистарту һәм ремонтлау, барлык шәһәр һәм ишегалды фонтаннарын консервацияләү эшләре, чәчәк түтәлләрен рәткә китерү, кара туфрак кертү, ремонт һәм җир эшләреннән соң бозылган төзекләндерү эшләрен торгызу һәм башка бик күп эшләр башкару планлаштырыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә агач утырту эшләре башланды инде. Шәһәр урамнарында чираттагы өмәдә 600дән артык яшел үсенте барлыкка килде. Агачлар һәм куаклар утыртуда Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, ТИҮ вәкилләре.

«Әгәр һәрберебез 15әр агач утыртса, шәһәрдә яшеллек артачак. Элеккеге комсомоллар, иреклеләр, партия хезмәткәрләре шәһәрне безгә яшел халәттә тапшыру өчен барысын да эшләделәр. Тынычлык проспекты буйлап алмагачлар да, миләшләр дә утыртканнар. Сезнең белән безнең бурыч-беренче төзүчеләрнең традицияләрен дәвам итү. Бездән башка бу әйберләрне беркем дә эшләмәячәк», - дип билгеләде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шулай ук шәһәр башлыгы Чаллы предприятиеләре җитәкчеләреннән территорияләрне төзекләндерүгә игътибар итәргә кушты: «Күп кенә предприятиеләр территориясе төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча соклану хисе тумый. Моны кисәтү дип санагыз. Барыбыз да өлкәннәр, җаваплы кешеләр. Агачларны кайдан алырга һәм ничек утыртырга кирәклеген беләсез. Шуңа күрә административ-техник комиссиянең, район җитәкчеләренең визитларын көтмәгез. Хлебный тыкрыгы буенча узыгыз әле, анда «Чаллы икмәге» һәм «Челны-Холод» тирә-юньне матурлаганнар. Карагыз әле, анда барысы да ничек төзекләндерелгән, чистартылган һәм сездә шундый участоклар бармы дигән сорау бирегез», - дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Әйтергә кирәк, гомумшәһәр өмәсе Яр Чаллыда 19 нчы октябрь көнне узачак. Бу көнне барлык оешмалардан да каты көнкүреш калдыклары полигонына чүп-чар бушлай кабул ителәчәк.

Дүшәмбе, 30 сентябрь 2019, 09:30