Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының хезмәт ветераннары пансионатында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара узды. Пансионатта тернәкләнү узучы өлкәннәрне Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин котлады: "Хөрмәтле ветераннарыбыз! Сез барыгыз да шәһәр һәм КАМАЗны төзүдә катнаштыгыз. Быел без завод төзелеше башлануга 50 ел тулуны билгеләп үтәбез. Ул вакытта Яр Чаллы зур булмаган шәһәр иде, бүген ул ярты миллионлы зур шәһәр. Сез үз хезмәтегез һәм күңел җылыгызны салган шәһәр хәзерге вакытта яңа сулыш ала, яңа заводлар һәм предприятиеләр барлыкка килә. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрдә эшсезлек түбән. Ел саен 300 мең кв.метр торак тапшырабыз. Быел алты яңа балалар бакчасы ачылды. Тышкы шәһәр дә үзгәрә, яңа парклар, скверлар барлыкка килә, спорт корылмаларына җитди ремонт ясала", - диде ул.

Хезмәт ветераннары адресына җылы теләкләр Ветераннар советы рәисе Зөһрә Сәетова тарафыннан да яңгырады: "Һәр кояшлы көнгә куанып, әлеге матур учреждениедә ешрак ял итүләрен телим", – диде ул.

Бәйрәм кунаклары хөрмәтенә концерт оештырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яр Чаллыда хезмәт ветераннары пансионаты шәһәр Советы депутатлары карары белән 1995 елда оештырылды һәм шәһәр бюджеты хисабына тәэмин ителә.. Ел саен учреждениедә бөтен республикадан 700дән артык кеше дәвалана һәм реабилитация уза.

Чара ахырында ветераннарга бүләкләр тапшырылды.

Дүшәмбе, 30 сентябрь 2019, 13:45