Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда Чаллы сәнгать мәктәбе педагогларын һәм хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бүләкләү тантанасы Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында узды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та катнашты: "Мәктәптә укырга мәҗбүри булган фәннәр күп: математика, рус теле, география һәм башкалар. Ә менә өстәмә белем бирү учреждениеләренә бала, кызык булса гына, йөри. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә музыкантларның, рәссамнарның, актерларның, җырчыларның һәм биючеләрнең яңа буыны үсеп чыга", - дип билгеләп үтте ул.

Шәһәр мэрының һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты белән 16 кеше бүләкләнде. Алар арасында укытучылар, концертмейстерлар, балалар музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәбе китапханәчеләре бар.

Тантана сәбәпчеләрен мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев та котлады. Ул мәдәният идарәсенең Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Дүшәмбе, 7 октябрь 2019, 18:46