Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Самара өлкәсенең Чулпан авылында туган тыл ветераны Рәфыйкә Миңнәхмәт кызы Кәримовага 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Рәфыйкә Миңнәхмәт кызы Оренбург өлкәсенең Абдулино шәһәрендә автомобильләр ремонтлаган. Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы ул Бугуруслан шәһәрендә чәчтараш, ашханәдә буфетчы булып эшли. 2004 елда ул даими яшәү урынына Яр Чаллыга күчеп килә. Рәфыйкә Миңнәхмәт кызы ул тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисе Владимир Ртищев та кушылды.

Сишәмбе, 8 октябрь 2019, 09:43