Мы в социальных сетях

Шәһәрдә 6 нчы тапкыр «Чаллыда эшлә!» көзге профориентация акциясе старт алды. Ул 6 көн – 14 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциядә оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр, мәктәп һәм һөнәри уку йортлары укучылары катнаша ала. Чара кысаларында экскурсияләр һәм мастер-класслар үткәрелә. Традиция буенча актив катнашучылар өчен #работайВЧелнах фотоконкурсы игълан ителде, аның җиңүчеләре «Заман» яшьләр үзәгеннән бүләк алачак.

Яр Чаллыда мондый акция беренче мәртәбә 2017 елда узды. 2 ел эчендә 191 профориентация чарасы оештырылды, аларда 5807 кеше катнашты. Акция чаралары укучыларга һәм студентларга һөнәри юнәлеш бирүгә, укучыларны, студентларны һәм аларның ата-аналарын шәһәр территориясендә эшләүче предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштыруга юнәлдерелгән. Быелгы акция «WorldSkills» халыкара чемпионатына һәм Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышлана.

Акциянең рәсми сайты: www.10most.ru Социаль челтәрләрдәге рәсми берләшмә: https://vk.com/zamanclub,https://vk.com/zamanprof Электрон почта адресы: mczaman@mail.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8 8552 54 22 24, 89625730620, 89274953210.

Сишәмбе, 15 октябрь 2019, 14:01