Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» мәдәният сараенда беренче тапкыр яшьләр өчен «Тормыш дулкынында» дигән ток-шоу узды. Ул «Тормыш ритмында» наркотикларга каршы профилактика чаралары шәһәр конкурсы һәм «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы» акциясе кысаларында оештырылды. Ток-шоуның экспертлары – реабилитолог, дәвалау физкультурасы һәм массаж инструктор-методисты Гөлшат Заикина, фитнес тренеры Владимир Нефедов, «Очпочмак fest», «Тюбетейка fest» һәм «Баттл Kids» бөтенроссия фестивальләрен оештыручы Марат Садретдинов, «Диалог» психологик-педагогик ярдәм үзәге педагог-психологы Анна Нигъмәтуллина.

Ток-шоуда 40 нчы, 37 нче, 32 нче гомуми белем бирү мәктәпләре, 29 нчы, 77 нче гимназияләр укучылары һәм Яр Чаллы медицина көллияте студентлары катнашты. Программа барышында актив ял оештыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация формалаштыру белән бәйле сораулар буенча фикер алыштылар. Экспертлар практик киңәшләре, бай тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм яшьләргә куелган максатларына ирешү, уңыш яулау юлларын күрсәттеләр. Төп факторларның берсе булып сәламәт яшәү рәвеше тора. 

Сишәмбе, 15 октябрь 2019, 08:20