Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары арасында «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Яр Чаллы шәһәр Советы Кубогына ачык шәһәр Чемпионаты старт алды. Катнашу өчен Яр Чаллы, Менделеевск, Түбән Кама, Мамадыш, Алабуга һәм Минзәлә шәһәрләреннән барлыгы 13 хатын-кызлар һәм 24 ир-егетләр командалары теләк белдерде. Жирәбә салганнан соң, хатын кызлар командалары ике – А һәм Б төркемчәләренә бүленде. Беренчел этап уеннары 2019 елның 15 октябреннән 27 декабренә кадәр узачак. Ир-егетләр арасында өч – А, Б һәм В төркемнәре формалашты. Беренчел этап уеннары 10 октябрьдә старт алды һәм 2020 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Сишәмбе, 15 октябрь 2019, 08:45