Мы в социальных сетях

Чаллының фикер лидерлары һәм журналистлар Тарихи-туган якны өйрәнү музеена мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе оештырган блог-турда катнаштылар. Кунакларны музей директоры Юлия Капитова каршы алды.

 Блог-тур кысаларында «КАМАЗ һәм шәһәр: ярты гасыр бергә» исемле яңа күргәзмә тәкъдим ителде. Әлегә аны бары тик кунаклар гына карады. Күргәзмә 18 октябрь көнне ачыла, шуннан соң анда теләгән һәркем килә алачак. Күргәзмәдә автогигантның тарихи экспонатлары гына түгел, өр-яңа эшләнмәләре дә куелган, алар арасында яңа кабина һәм пилотсыз шатл да бар.

Сишәмбе, 15 октябрь 2019, 16:29