Мы в социальных сетях

Башкортстан Республикасы Туймазы районының Мостафа авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Галиева Мөтәвәрига Сабур кызына 90 яшь тулды. Сугыш елларында ул туган авылында колхозда эшли. 1957 елдан алып пенсиягә чыкканчы Азнакай районы Сарлы авылында ЖЭУ операторы хезмәтен башкара. 2014 елда ул Яр Чаллы шәһәрен үзенең даими яшәү урыны итеп сайлый. Юбиляр ике бала тәрбияләп үстергән, аның ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Мөтәвәрига Сабур кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының Бакай авылында туган Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Кыямова Шакирә Нигъмәтҗан кызы да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылында колхозда эшли.Сугыштан соң һәм лаеклы ялга чыкканчы Шакирә Нигъмәтҗан кызы Башкортстан Республикасы Аскын районының Яңа Багазы авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. 2002 елда Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Шакирә Нигъмәтҗан кызы биш бала тәрбияләп үстергән, аның 23 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар җиткерделәр.

Сишәмбе, 15 октябрь 2019, 15:08