Мы в социальных сетях

Чаллы спортчылары 19-20 октябрьдә Казанда узган ТР Кубогына пауэрлифтинг һәм армлифтинг буенча ярышлардан кайттылар. Шәхси зачетта чаллылылар ун алтын медаль яулады. Нәтиҗәдә, гомуми зачетта Чаллы җыелма командасы икенче урынны алды. Беренче урында - Казан җыелма командасы, өченчедә –Чувашия Республикасы. Автокала командасын 12 спортчы тәкъдим итте, шуларның тугызының инвалидлыгы бар. Чаллылылар арасында "көмеш" яшьтәге спортчылар да бар иде: 65 яшьлек Августа Беляева һәм 69 яшьлек Альберт Моор.

Хәзер спортчылар 23-24 ноябрьдә узачак "Алтын Урда хәзинәсе" Бөтенроссия турнирына әзерләнә.

Сишәмбе, 22 октябрь 2019, 11:50